И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем ,син туган тел аркылы.
26-апрель -татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Чәчәкле авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган викторина үткәрелде.Викторина сораулары кроссворд формасында төзелде. Балалар Г. Тукайның шигырләрен,әкиятләрен искә төшерделәр. "Туган тел" җырын да бергәләп башкардык.Балалар шагыйрнең китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар.