Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Башваткыч" уены уйнадык

 19-апрель көнне Чәчәкле авылы китапханәсендә чираттагы "Башваткыч" уены уйнадык. "Башваткыч" хуҗалык темасына багышланган иде. Җавапларны язу өчен таблица әзерләнде. Катнашучылар  яхшы әзерлекле,белемле булуларын күрсәттеләр ,сорауларга  җавапны тиз  таптылар. Җиңүче булып иң күп балл җыйган Наилә апа танылды. Разия апа белән Исламия апа 2-3 урыннарны бүлештеләр. Уенчыларга,актив тамашачыга  бүләкләр тапшырдык. Үзенчәлекле тамаша  һәркемнең күңеленә хуш килде.