"Хаҗга-сәфәр"-очрашу-әңгәмә.
12 -апрель көнне Чәчәкле авылы китапханәсендә 2015 елда хаҗ кылып кайткан Сафура апа Гыйлметдинова белән очрашу-әңгәмә үткәрелде. Хаҗ кылу-олы гыйбадәт. Гыйбадәт кылуның үз кануннары һәм таләпләре бар. Сафура апа хаҗ кылу вакытларын дулкынланып -сагынып сөйләде : Мәккә-Мәдинәгә бару,Гарәфә тавында намаз уку, мәчетләрләрдә намаз уку . Авылдашларыбызның үзләрен кызыксындырган сорауларга да бик теләп җавап бирде.Хаҗ кылуга бәйле риваятләр дә сөйләде. Әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте. Авылдашлар очрашу-әңгәмәдән канәгать булып киттеләр.