Шашка уены ярышы
Язгы каникуллар чорында Чәчәкле авылы китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары арасында шашка ярышы булып узды.
Ярышта балалар бик теләп катнаштылар һәм нәтиҗәдә 4-сыйныф укучысы Минсабиров Әмир җиңүче булды. Ярышта катнашучы барлык балалар да татлы бүләк белән бүләкләнделәр.