Җәлил турында
15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Китапханәдә китап укучылар белән Муса Җәлил иҗатына багышланган чара булып үтте.Муса Җәлил тормышы,язмышы,иҗаты турында әңгәмә кордык,шигырләрен укыдык
Чарада катнашучылар «Җырларым сез шытып йөрәгемдә...» дип аталган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә Муса Җәлил китаплары,аның турында язучылар язмалары,журнал - газеталардагы материаллар урын алган.