Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Әфган юллары

 1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу көн әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башын салган якташларыбызны  искә алу көне. Китапханәдә китап укучылар белән патриотик сәгать булып үтте. Әфган сугышы,интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбызның батырлыгы, ныклыгы  хакында әңгәмә кордык. "Әфганстан" исеме астында мәгьлүмати  күргәзмә әфган сугышы. авылыбызның сугышчы-интернационалистлары турында материал тәкьдим ителде.