«Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел# ДобрыйТАТАРСТАН# МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында Чәчәкле авылы китапханәсендә мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары белән "Кошлар безнең дуслар" темасына экологик дәрес үткәрелде. Туган ягыбызда кышлаучы кошлар,тиздән җылы яклардан кайтучы кошлар турында : аларның яшәү шартлары,тукланулары ,үрчүләре турында әңгәмә алып барылды. Кошлар тормышы турында презентация күрсәтелде.