Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

8-март халыкрара хатын-кызлар көне

8-март көнне Чәчәкле авылы мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә булып үтте. Кичәдә күңелгә ятышлы искиткеч матур җырлар,дәртле биюләр,гүзәл хатын-кызларыбызга багышланган әдипләребезнең шигырләре яңгырады. Китапхәнәче тарафыннан әзерләнгән "Хатын-кызларыбыз тормышыннан мизгелләр..." дип аталган презентация барсының да күңеленә хуш килде. Кичә азагында күмәк уеннар,биюләр оештырылды.