Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Дөнья яме- хатын- кыз"

  7-мартта Чәчәкле авылы китапханәсендә "Дөнья яме-хатын-кыз" дип аталган тематик кичә булып үтте."Җәннәт аналарның аяк астында" шигаре астында китап-журналлардан күргәзмә, "Кул җылысы сеңгән эшләр" дип аталган күргәзмәдә авылдашларыбызның кул эшләре күрсәтелде. Бәйрәмдә  хатын-кызларыбыз ике төркемгә бүленеп төрле конкурсларда катнаштылар: әйтем-мәкальләрне искә төшерделәр,супер-табышмакларга җавап таптылар,тапкырлыкта сынаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында кызыклы хәлләрне искә төшереп,тәмле ризыклардан авыз итеп дәвам итте. Разия апа Сабирова һәр катнашучыны бәйрәм белән котлап бүләк өләште.