Без бердәм, көчле халык
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәм тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Бердәмлек көче белән илебезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап кала алган бабаларыбызның бөек батырлыгын бөтен халык тарафыннан тану һәм ихтирам итү көне. Бәйрәм уңаеннан китапханәдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган күргәзмә белән китап укучылар танышты.