Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Яшәргә ярдәм итүче китаплар

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында укып та,күреп тә,ишетеп тә беләбез.
  Ә нинди көчле рухлылар алар! Бүгенге көндә Рөстәм Нәбиев язмышы турында бик сирәкләр генә белми торгандыр.Д.Нәгыймнең "Бөртекләп җыелган гомер"китабы ,хыяллары бер мизгелдә чәлпәрәмә килгән егетнең тормыш сынаулары каршында югалып калмый үз тормышын  югарыга үрләтүе безне сокландыра. Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның үз язмышы "Җилкәннәр җилдә сынала"повестенда ,Борис Полевойның "Чын кеше турында повесть" китабы- көчле рухлы кешеләрнең язмышларын сүрәтли.Китапханәдә "Яшәргә ярдәм итүче китаплар" күргәзмәсе  -язмыш тарафыннан кимсетелгән,әмма рухи яктан көчле кешеләр турында.