Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Тормыш юлы

27 гыйнварда "Русиянең хәрби дан көне.
Ленинград блокадасын өзү көне" билгеләнә.Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала.1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора.
Китапханәдә "Тормыш юлы"дип аталган күргәзмәдә Ленинград блокадасы турында язмалар,китаплар белән танышырга мөмкин.