Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Сәламәт булу өчен йөз киңәш

Сәламәтлек ярты бәхет -диләр.
Кышкы салкыннар башлану белән авырулар көчәеп китә.Китапханәдә "Сәламәт булу өчен 100 киңәш"дип аталган сәламәтлек сәгате булып узды. Авылыбыз шәфкать туташы Галина Николаевна безгә кышкы чордагы салкын тиеп авырулардан саклану чаралары турында мәгьлүмат бирде. Үзебездә сыналган дару үләннәре белән дәвалану турында фикер алыштык.Көн дәвамында китап укучылар күргәзмәдәге язмалар белән таныштылар.