Тормыш юлы
27 гыйнварда "Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне"билгеләнә.Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала.
Китап укучылар белән китапханәдә "Тормыш юлы"дип аталган тарихи сәгать булып үтте.Камалышта калган шәһәр, ачлык һәм суыктан иза чиккән халык ,бер телем ипи белән заводларда ,станок артында снаряд койган ,хезмәт куйган үсмерләр,хатын-кызлар,өлкәннәр хакында китап укучыларга мәгьлүмат җиткерелде. Флера апа Хасапова авылдашы ,камалышта калган Җәүһәрия апаның көнлек ипи карточкаларын башка кешегә "карточкаңа ипи алып чыгып бирәм"дигән сүзенә ышанып, иписез калуларын күз яшьләрсез тыңлап булмады.