Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Әфганстан

15 февраль- совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 36 ел була.
Әлеге датаны юкка гына Интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп сайламаганнар.15 февраль кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне.
Безнең авыл җирлегеннән дә алты егеткә Әфган илен,Әфган җирен үз күзләре белән күрергә,анда барган сугышларда катнашырга туры килә.
Авылдашларыбыз:
-Исмәгыйлев Тәлгат Наил улы 1961-2022,
-Сәгыйрев Якуб Миннәхмәт улы1961,
-Закиров Фәрит Гәбделхәй улы 1961,
-Миннуллин Рифкат Миннасыйх улы 1965,
-Әхмәтвәлиев Ислам Гәбделхәй улы 1967,
-Минхәйдәров Илдус Миннәхмәт улы1969 таш-кыялы Әфган җирендә хәрби бурычларын үтәп,исән-сау туган авылыбызга әйләнеп кайталар.
Әфган сугышы тарихыбызга кереп калды,алдагы еллар имин булсын иде дибез.Без тынычлык яклы!
Китапханәдәге күргәзмәдә Әфган сугышы турында китаплар, матбугат басмалары,авылдашларыбыз турында истәлекләр белән танышырга мөмкин