Иске Яңа ел белән!
Мәдәният йорты белән берлектә "Иске Яңа ел белән!" дип аталган бәйрәм чарасы булып үтте. Бәйрәм кичәсе уеннар-җырлар, кызыклы конкурслар, халкыбызның "Зәлидә" , "Алмалы", "Карабай" кебек милли уеннар белән үрелеп барды. Гармун моңнарына кушылып җырлап, биеп рәхәтләнеп күңел ачтык авылдашларыбыз белән бергәләп.