Уңыш бәйрәме
Мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Уңыш бәйрәме " булып үтте. Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәменә әзерләнгән. Аны мул табын, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар. Тәү чиратта, ул игенчеләргә рәхмәт белдерү максатында оештырылса, киләсе ел да мул уңыш белән сөендерсен өчен әлеге йоланы мотлак үтәргә кирәк, дип ышанган борынгылар.Без дә шушы йоланы үтәп, киләсе еллар да уңышлы булсын ,илләр-көннәр тыныч булсын, сугыш тукталсын-тынычлык урнашсын дигән теләктә бәйрәмебезне җырлар-уеннар белән үреп, табын артында көзге уңыштан авыз итеп бәйрәм иттек