"Оста куллар" күргәзмәсенә рәхим итегез!
Наилә апа Хафизованың аллы-гөлле, чәчәкле чигүле альяпкычлары(альяпкычларны киеп тә карадылар),искиткеч матур мендәр тышлары,җептән үрелгән букчалары,Мәсхүт абый Кыямовның агачтан уеп ясалган паннолары,Роза апа Сабированың "җиләкләре", Гөлчәчәк апа Хакимуллинаның уч төбенә генә сыярлык оекбаш-сандалилары,Марина Долгованың курчакка гына сыярдай камзулы,бармак башы чаклы гына бәйләвечле оекбашы,Гөлфия апа Габделхакованың үреп ясалган "ел хуҗалары"-уенчыклары күргәзмәгә килгән һәркемне сокландыра. Ә укытучыбыз Рәүф абый Галиев ясаган картиналар әле күп еллар безне авылыбыз табигате күренешләре белән сөендерер.
Матурлык-гүзәллек белән сөендергән авылдашларыбызга зур рәхмәт!
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217946-19/
- Телефон: не указан
- E-mail: не указан
- Адрес: 422864 РТ, Спасский р-н, с.Чечекле, ул.Центральная, 8