Тормышның алтын яфраклары
1 октябрь Халыкара Өлкәннәр көне . Көзнең алтын көннәрендә без тормышыбызны ямьләп,акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, сабыр ,зирәк ,изге җанлы олы яшьтәге апа-абыйларны бәйрәм белән тәбриклибез. Китапханәдә өлкәннәребез өчен «Тормышның алтын яфраклары» дип аталган күргәзмә эшли. Сәләмәт яшәү рәвеше, озак һәм актив яшәү серләре , дөрес туклану , файдалы ризыклар турында китаплар, журналлар тәкьдим ителә. Шулай ук бакчачылар ,кул эшләре белән шөгылләнүчеләр өчен мәгьлүмат белән танышырга мөмкин.