Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Безнең кече дуслар

Китапханәдә "Безнең кече дуслар" дип аталган чара булып үтте.Балалар белән йорт хайваннары-кече дусларыбыз турында әңгәмә кордык. Өйләребезне саклаучы этләр, песиләр турында , аларның исемнәре, гадәтләре , алар белән бәйле кызык хәлләр турында балалар яратып сөйләделәр.  Л.Шәехнең " Безнең ишегалдында" кызыклы шигырьләрен, Әнәс Хәсәновның " Табигатькә тәрәзә" китабыннан өзекләр укыдык.