Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Туган як буйлап!

...Җәй!
Кояшлы көннәр, иксез-чиксез зәңгәр күк,тирәлекнең чәчәккә күмелеп,хуш ис бөркеп торган чагы...
Һәм каникуллар!
Теләсәң китап укыйсың,өйдә булышырга өлгерәсең,сәпиттә җилдерергә дә,дуслар белән уйнарга да вакыт җитәрлек кебек.
Ә безнең бергәләшеп табигатьне күзәтеп,гүзәллеккә сокланып, җәйнең матур мизгелләрен сүрәткә төшереп йөргән мәлебез...