Туган як киңлекләре чакыра!
Туган як киңлекләре чакыра...
Җәй - балалар өчен рәхәтләтеп туган як гүзәллеген күзәтеп йөрер өчен кулай вакыт.Сәпиткә утырдык та , авыл тирәли җәй белән хозурланырга чыгып киттек әле.
Иксез-чиксез иген кырларын , икмәк сакланучы корылмаларны,иген урырга ашыгучы комбайнны күзәттек, тирә ягы куак-агачлар белән капланган "Амбар күлен"дә булдык.