Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Үткәннәргә сәяхәт

"Үткәннәргә сәяхәт".
Китапханә каршындагы мини-музеебызда халкыбызның элек кулланган көнкүреш әйберләре- китапханә кунакларын һәрвакыт кызыксындырып тора.Җәй көнендә бигрәк тә. Балалар һәм үсмерләргә татар халкының көнкүреше,көндәлек куллану әйберләре турында сөйләп кенә калмадык, милли киемнәрне тотып-киеп тә карадылар.Гөбедә май язу, чабата киеп йөреп карау, чигүле һәм суккан сөлгеләргә соклану,үкчәле гәлүш кию-балаларга үткәннәрне күзалларга ярдәм итәр.