Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Музейлар көне

18 май-Халыкара музейлар көне.

...Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәнеңне онытма син,
Бел син ерак бабаларның
Ни иккәнен,ни чиккәнен,
Нинди моңнар,нинди көйләр,
Безгә калдырып киткәнен...
Китапханәбездә элегрәк кулланган әйберләр саклана торган бүлмәбез бар-музей дип йөртәбез үзебезчә.Мәдәният йорты җитәкчесе
Мәдинә апалар башлаган эш бүген дә дәвам итә.
...Искиткеч матур бизәкле чиккән сөлге-эленгеләр,куыклы һәм шахтер лампалары,он тигәнәләре,чүлмәкләр...
-"Бездә дә бар иде","Бабай ясап биргән иде","Гаиләбез истәлеге итеп саклыйм" дип хатирәләр белән уртаклашу , "Апа бу нәрсә?","Нәрсәгә кулланалар?"-балалар өчен үткәннәр белән танышу урыны да безнең музеебыз.