Кыңгыраулы мәктәп еллары
2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы дип,Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтелә.
Шушы уңайдан Чәчәкле авылы китапханәсендә "Кыңгыраулы мәктәп еллары"дип аталган кичә булып үтте.Кичәдә лаеклы ялда булган укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре, мәктәп һәм бакча хезмәткәрләре чакырылды.Чәй табыны артында мәктәптә укыган,хезмәт куйган еллар,бергә эшләгән хезмәттәшләребез турында сөйләштек,гапләштек һәм әлбәттә инде укытучыларыбыз,кыңгыраулы мәктәп турында җырлар да яңгыраттык.