Балачак ул-син һәм мин!
1 июнь- Балаларны яклау көне. Әлеге бәйрәмнең максаты -беренче чиратта ,өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларның ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игьтибарга лаек икәнен ассызыклау. Мәйданда балалар өчен "Балачак ул -син һәм мин !" дип аталган ял итү чарасы үткәрелде. Бәйрәм чарасы күңелле конкурслар, җәй турында шигырьләр, табышмаклар чишүдән торды, командаларга бүленеп ярыштылар.