Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Китапханәгә сәяхәт

Җәйге каникуллар башланды  . Ялларны күңелле һәм файдалы үткәрү- төрле җирләргә, табигаткә сәяхәт итү белән дә истә калачак. Бүген китапханәбез кунаклары -Иске Рәҗәп авылы мәктәбе укучылары.  Китапханәбезнең оешу тарихы, беренче китапханәче турында мәгьлүмат  , иң  "гомерле" китаплар күрсәтү,һәм китапханәче , укытучы булып эшләгән үзешчән рәссам Рәүф абый Галиевның иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар.