Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Ленинград блокадасы балалары

27 гыйнвар "Россиянең хәрби дан көне.
Ленинград блокадасын өзү көне".
Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала.1941 елның 8сентябреннән-1944 елның 27 гыйнварына кадәр сузылган әлеге мәһшәр.
Камалышта калган ленинградлыларның 900 көнгә якын барган көрәшен,мөгаен,тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр.Ленинград блокадасы 2миллионнан артык кешенең гомерен өзә:алар арасында балалар,өлкәннәр,сугышчылар... Укучы балалар Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында мәгьлүмат белән таныштылар.