Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Яңа ел! Могҗизалы мизгелләр!

 4 январь көнне Чәчәкле мәдәният йортында балалар өчен "Яңа ел! Могҗизалы мизгелләр..." дип аталган ял итү чарасы үткәрелде.  Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Кунак булып килгән Убырлы да балалар белән төрле ярыш-конкурсларда , күмәк уеннарда катнашты: "кар йомарламнары" ату, "Кар бөртекләренә" басып узышу һәм башка төрле уеннар балалар күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга тәм-том таратты.