Мин тынычлык телим!
21 сентябрь -Халыкара тынычлык көне уңаеннан Чәчәкле авылы китапханәсендә " Мин тынычлык телим " дип аталган мәгьлүмати сәгать булып үтте.Чара барышында китапханәче бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре, дөнья символы – күгәрчен сурәте турында сөйләнде. Әңгәмә барышында бүгенге көннәр вәзгыяте, сугыш, тынычлык һәм дуслык, игелек һәм шәфкатьлелек, бәхет һәм матурлык, бер-береңә карата игътибарлык турында сөйләштек.