Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Татар өе

#Халыкиҗатыһәммәдәнимираселы

Татар өе...
Нинди булган ул элгәре?Нинди җиһазлар, савыт-саба кулланышта булган, нинди кием кигәннәр?
19 август көнне китапханәбездә "Татар өе"дип аталган чара үткәрелде. Халкыбызның гасырлар буе  сакланып килгән гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше, татар өенең тышкы һәм эчке күренеше,көнкүреш әйберләре, рәешкә һәм гадәти көндә кигән киемнәре белән балаларны таныштырдык.