Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Күңелле стартлар

26 июль көнне  китапханә яны мәйданчыгында балалар өчен "Күңелле стартлар"  уены үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп төрле ярышларда катнаштылар : "Түмгәктән-түмгәккә" сикерү, "Төз ыргыту"һәм башка төр уеннарда балалар яратып уйнадылар. Бу уеннар балаларны җитезлеккә ,өлгерлеккә генә өйрәтеп калмый, ә коллектив белән бергә эшләргә, ярдәмгә килергә, бергәлеккә,  бер-береңә дустанә мөнәсәбәт тә тәрбияли.