Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...
22 июнь-Ватан сугышы башланган көн.
Китапханәдәге күргәзмә сугыш чорында урман кискән,торф чыгарган,юллар төзегән,станоклар артында басып торган,илне икмәк белән тәэмин иткән һәм сугыш кырында катнашкан хатын-кызларыбызга багышлана.
Ачлык-ялангачлык үзәкләренә үткән,авыр хезмәт хәлсезләндергән,якыннарын югалту ачысы кичергән хатын-кызлар,үсмерләр Җиңү көнен якынайтуга әйтеп бетергесез зур өлеш керткән буын алар.