Туган як буйлап...
Җәйнең иң матур чагы.Җете яшел үләннәр күзне иркәли,йомшак җил чәчәкләрнең хуш исен тирә-юньгә тарата.Күкләр зәп- зәңгәр, болытлар йомшак-ак- җирдә җәй тантана итә.Без дә табигатьнең гүзәллегенә соклана-гаҗәпләнә авыл тирәли сәяхәттә булдык .