Тукай дөньясына сәяхәт
26 апрель- татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Китапханәдә "Тукай дөньясына сәяхәт"- дип аталган , Г.Тукай туган көненә багышланган әдәбият сәгате булып үтте. Укучылар белән кечкенә Апушның авыр балачагы , тормышы, иҗаты турында әңгәмә алып бардык. Г.Тукайның балалар өчен язган әкиятләрен искә төшердек, шигырләрен укыдык, фикер алыштык.