Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Җиңү көнен каршылап

...Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан
Китсәләр дә алар кайтмады..
Алар өчен бары җилләр генә,
Алар өчен бары җилләр генә-
Ачып-ябып йөрде капканы...
...9 май.Җиңү көне.
Бу көнне без яу кырында һәлак булган батыр абый-бабаларыбызны искә алабыз.Без кинолардан күреп,өлкәннәрдән ишетеп,сугышның коточкыч афәт икәнлеген беләбез.
Туган илебез капкасын,газиз өебез ишеген кайгы-хәсрәт беркайчан да какмасын берүк,һәркайсыбызга һәрвакыт тыныч күгебез астында гомер итәргә язсын!

"Хәтер юлы " дип аталган күргәзмәдә авылдашларыбыз укучылар язмалары, "Җиңү кайтавазы мәңгелек" дип аталган  тулыландырылган ,сугыш кырларында һәлак булган ,җиңү белән кайткан солдатлар турында язмалар,фотолар урын алган альбом белән таныша алалар.