"Күңел бәйрәмнәре".
Гасырлардан гасырларга килә, Халкыбызның гореф-гадәте. Чал тарихлы олуг мирасыбыз- Бизәү төре - чигү сәнгате.
Китапханәдә Наилә апа Хафизованың чигү эшләреннән күргәзмә оештырылды. Наилә апа күптәннән чигү эшләре белән шөгылләнә : нинди генә бизәк-чәчәкләр юк аның чигешләрендә. Һәр чиккән тастымал-сөлгеләр, япмалар,яулык-альяпкычларда кабатланмас бизәкләр,төсләр. Бу кадәр матурлыкны булдырыр өчен күпме түземлек, матурлыкны күрә белү сәләте, күңел җылысы салгандыр. Китап укучыларыбыз Наилә апа эшләрен яратып-сокланып карадылар.