Яулыкларың әллә синең чигелгән ..
Чәчәкле авылы китапханәсендә "Яулыкларың әллә синең чигелгән ..."дип аталган яулык һәм шәлгә багышланган чара булып үтте. Шәл – яулыклар… Нинди генә тарихи вакыйгалар, кемнәрнең генә язмышлары турында сөйләмиләр алар. Әби-әниләрдән мирас булып калган яулыклар, армия афларыннан кайтучы солдат егет бүләге, дус-сердәш истәлеге... Һәр шәл- яулыкның үз истәлеге , үз төсе,үз яме. Менә шул истәлекле яулык-шәлләр турында әңгәмә алып бардык, җырлар җырладык