Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

"Яшел чыршы янында..."

  5 - январь көнне  Чәчәкле мәдәният йортында " Яшел чыршы янында" дип аталган чара булып үтте.Балалар өчен оештырылган бәйрәм чарасы күңелле үтте: балалар шигырьләр сөйләде,төрле конкурс-ярышларда катнаштылар. Әлбәттә инде Убырлы әбинең усаллыкларын төзәттеләр,Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли  әйлән-бәйлән уйнадылар, җыр җырлап әйләнделәр. Кыш бабай  да тәмле-татлы бүләкләр белән балаларны  сөендерде.