Табигатнең гүзәл почмаклары
Җәй-табигатнең иң матур чагы. Туган ягыбызның шушы матур мизгелләрен күрсәтү максатыннан , 22 июль көнне балалар белән "Ногман күленә " сәяхәт оештырдык. Балаларны күлнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык,чөнки күл бабаларыбыз кулы белән Ногман бабай җитәкчелегендә казылган. Тирә-ягы таллар белән уратып алыган,уртасында агачлар үсеп утырган күл бик матур. Балалар белән тирә-як табигатне саклау, табигаттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштек.