Бәхетле балачак илендә
1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан Чәчәкле авылы китапханәсендә "Бәхетле балачак илендә"дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Елның иң матур вакытында үтүче бу бәйрәм турында китапханәче балаларны таныштырды. Балалар төрле кызыклы конкурс-ярышларда катнаштылар, шаян табышмак-сорауларга җавап эзләделәр.