"Кошлар безнең дуслар!"
1-апрель-Халыкара кошлар көне.
Мәктәп укучылары белән язын туган якларыбызга кайтучы кошлар турында әңгәмә үткәрдек.Ерак-ераклардан кайтучы кошларның оя корулары,бала үстерүләре,бакча,авыл хуҗалыгы өлкәсендә корткыч бөҗәкләрдән арындыруда зур файда күрсәтүләре хакында сөйләштек.Мәсәлән:сыерчык гаиләсен тукландыру өчен көнгә 200ләп очыш ясый икән.Кошлар турында табышмакларга җавап табып,кроссворд чиштек, еллар дәвамында сыналып килгән сынамышлар белән таныштык.