"Аулак өй".
Татар халыкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне,халык уеннарын һәм җырларын күрсәтү максатыннан , башлангыч сыйныф укучыларына "Аулак өй" күренешләрен күрсәттек.
Бүгенге “Аулак өй”дә без халкыбызның бер кул эше төре- йоннан кием-салым ясау барышы белән таныштырдык: йон язу,эрләү, кату, калыпка салу, йомгакка чорнау , бәйләү өлешләрен күрсәттек. "Алмалы", "Йөзек салыш" уеннарын да тамашачылар яратып карады. Бәйләнгән кием-салымнардан ,әйберләрдән күргәзмәне дә кызыксынып карадылар.