Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне

"23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне "уңаеннан Чәчәкле авылы мәдәният йортында ир-егетләребез хөрмәтенә бик матур концерт күрсәтелде. Хәрби  хезмәт бурычын үтәп кайткан һәм бүгенге көндә илебез сагында торган  ир-егетләребез фотоларыннан төзелгән видеоролик авылдашларыбыз күңеленә хуш килде.  Китап укучылар китапханәдә "Ил сагында "дип аталган күргәзмә белән таныштылар.