Бәйрәмнәр дәвам итә...
Иске Яңа елны бәйрәм итү Чәчәкле авылы мәдәният йортында бик матур традициягә керде. Быел да бик матур кичә булып үтте. Гармун көйләре бик сагындырган: рәхәтләнеп җырлап,биеп,төрле конкурсларда катнашып авыл халкы күңел ачты."Алмалы","Зәлидә","Йөзек салыш","Вечер" уеннары да катнашучылар күңеленә хуш килде.