Утларыңны балкыт,чыршыкай!
30-декабрь көнне Чәчәкле авылы мәдәният йортында балалар өчен "Утларыңны балкыт,чыршыкай!" дип аталган бәйрәм иртәсе үтте. Хоттабыч бабакай,Убырлы, шаян Кыш бабай һәм Кар кызы балалар өчен кызыклы уеннар,конкурслар үткәрделәр. Әлбәттә,чыршы тирәли җырлап әйләнү,биюләр -балалар күңеленә хуш килде. Үз сәләтен күрсәтеп Кыш бабайга шигырь сөйләп, җыр җырлап,биеп тә күсәттеләр.Һәр балага Кыш бабай бүләк өләште.