"Уңыш бәйрәме"
20 октябрь көнне Чәчәкле авылы мәдәният йортында "Уңыш бәйрәме" булып үтте. Бәйрәм кичәсенә һәркем "өй эше"- быелгы уңыштан үзе әзерләгән ризык алып килү иде. Авылдашларыбыз сынатмаган: "кабак"бәлеше,"алма"бәлеше,кыстыбый, җиләктән кайнатма, якмыш,кабартма-ниләр генә әзерләмәгәннәр!Ә төрле-төрле салатлар,соклар-күргәзмәдә урын алдылар. Бәйрәмдә катнашучылар ике командага бүленеп төрле конкурсларда катнаштылар: яшелчәләр турындагы табышмакларга җавап табу гына түгел,җырлап та күрсәттеләр, ризыклар әзерләү серләре,"Натюрморт" ясау конкурсларында да сынатмадылар.Тәмле сыйлы табын артында бергәләшеп чәй эчү,"вечер" уйнау-нур өстенә нур булды.