"Сез иң гүзәл кеше икәнсез!.."
"...Сез иң гүзәл кеше икәнсез..."-укытучылар көне уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл артында корылган әңгәмә әнә шулай аталды. Чәчәкле авылы мәктәбендә озак еллар белем биргән,хәзер инде лаеклы ялда булган укытучыларыбыз,укучыларга белем бирү эшен бүген дә дәвам итүче укытучыларыбыз белән рәхәтләнеп аралаштык.Эш дәверендә булган кызыклы вакыйгалар,яшьлек чоры,укучылар уңышлары,хезмәттәшләр -искә алып сөйләрлек вакыйгалар бик күп. Китапханәдә укытучыларыбыз "...Сез иң гүзәл кеше икәнсез..." дип аталган күргәзмә белән дә таныштылар.