"Бакча хикмәтләре"
17-октябрь көнне Чәчәкле авылы китапханәсендә "Бакча хикмәтләре" дип аталган ял итү чарасы үткәрелде. Көзләр җитте,бакчалардан уңышлар җыеп алынды : үстерелгән уңышларга сөенеп,үстерү серләре белән уртаклашып,ясаган сый-нигъмәтләрне татып ял иттек. Яшелчәләр,чәчәкләр,ел фасыллары турындагы табышмакларны да чишеп үзебезне тапкырлыкта да сынадык.