Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

«Бәхет биргән җирем – Татарстан”

28 -август көнне,Чәчәкле авылы мәдәният йортында,Татарстан Республикасы көне уңаеннан  "Бәхет биргән җирем-Татарстан" дип аталган викторина үткәрелде. Уенда ике команда катнашты. Сораулар Республикабызның дәүләт символлары,күпмилләтле халкы,табигый байлыклары,данлыклы шәһәрләре ,күренекле кешеләре ,табигате турында булды. Уен ахырында Татарстан Республикасы турында бергәләшеп презентация карадык.